news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рим папасы яңа Бөтендөнья су басуын фаразлый

Франциск сүзләренчә, төрле дәүләтләрнең лидерлары глобаль җылынуга каршы көрәш чаралары күрмәсә, зур һәлакәт була.

 (Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кешелек яңа Бөтендөнья су басуын көтә, дип белдерде Рим папасы Франциск.

РИА Новости хәбәр итүенчә, аның сүзләренә караганда, төрле дәүләтләрнең лидерлары глобаль җылынуга каршы көрәш чаралары күрмәсә, һәлакәт була.

«Әгәр дә без шул ук юл белән баруны дәвам итсәк, ул (Бөтендөнья су басуы. ред.иск.) булачак», — дип аның сүзләрен китерә Corriere della Sera газетасы. 

Франциск искә төшергәнчә, Нух Пәйгамбәр яхшылык белән катаклизмны кичерә алган. Рим папасы кешеләрне һәм сәясәтчеләрне акыл белән эш итәргә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100