news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов кулланышта булмаган объектларны өйрәнергә өндәде

Узган елда республикада кулланышта булмаган 1863 объект ачыкланган һәм әйләнешкә кертелгән.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланышта булмаган объектларны өйрәнергә өндәде. Аның фикеренчә, файдаланышта булмаган күп кенә объектларның кирәге чыгарга мөмкин.

«Объектларның бер өлешен исемлектән төшерергә туры киләчәк, чөнки алар авария хәлендә дип танылган, кайсыдыр өлешен сатуга куярга, һәр объект буенча карар кабул итү кирәк. Без мәктәпләр, балалар бакчалары төзедек, ә алар, бигрәк тә авыл җирлегендә, я өлешчә генә кулланыла, я бөтенләй кулланылмый», — диде Президент Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында.

Рөстәм Миңнеханов бөтен милекне игътибар белән өйрәнергә кушты. Узган елда республикада кулланышта булмаган 1863 объект ачыкланган һәм әйләнешкә кертелгән.

Президент кимчелекләрне бетерү өчен 41 язма гариза һәм 67 хат юлланганын әйтте. Бу эшне быел да дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Коррупцион җинаятьләрне кисәтү, коррупция өчен шартларны киметү эшен дәвам итәргә өндәде.

«Бизнес коррупцион югалтулар өчен резервлар кирәклегенә инана. Ә бу, үз чиратында, бәяләр арттыруга китерә, шул исәптән республика программалары буенча да. Мондый фактлар бар, без аларга карата бернинди вазифага карамастан, катгый чарасын күрәчәкбез», — дип кисәтеп куйды Рөстәм Миңнеханов.

Президент тикшерелә торган оешмаларның җитәкчеләренә һәр хокук бозу очрагында мәнфәгатьләр конфликты буенча анализ ясарга кушты. Ул вазифаи вәкаләтләрдән файдалану очраклары да булганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100