Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч һәм Яшел Үзәндә дәүләт программасын гамәлгә ашыруда хилафлыклар табылган
Марс Бәдретдинов балалар мәйданчыкларында җитешсезлекләр турында сөйләде.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарында заманча шәһәр мохитен булдыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашырганда хилафлыклар табылган.
ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында подрядчыларның намуссыз эше турында сөйләде.
«Кайбычта подрядчы ком өслеге киңлегендә ике тапкыр диярлек экономия ясаган — барлыгы 200 мең сумга. Объектларның торышы ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән, аларның бер өлеше балалар өчен куркыныч булган», — диде Марс Бәдретдинов. Аның сүзләренчә, тренажерларда канатта өзек урыннар, изоляциясез электрүткәргечләр табылган. Эшләр өчен бүлеп бирелгән акчаның ярты миллион сумы диярлек арттырып күрсәтелгән.
Яшел Үзәндә «Родина» мәдәният йорты паркы өчен тренажерлар башка поставщиктан алынганы һәм арендага алынган биналарда җыелуы ачыкланган. «Янәсе, танылган брендлы җайланмалар складларда җыелган һәм аларга паспортлар ясалган. Җитешсезлекләр булса да, башкарма комитетларда эшләүчеләр балалар мәйданчыкларын кабул иткән. Куркынычсызлыгы турында гарантия хатлары да имзаланган», — дип белдерде Марс Бәдретдинов.
Аның сүзләренчә, документларда имзалар мәйданчыкларны җентекләп тикшермичә дә кабинетларда гына куелган дип уйларга була. «Юкса, объектлар мондый кимчелекләр белән кабул ителүен күз алдына китерү авыр», — дип белдерде. Балалар мәйданчыкларында мондый җитешсезлекләр элегрәк Арча, Әтнә, Биектау районнарында да ачыкланган булган.
«Илкүләм проектлар буенча дәүләт программалары нигезендә бүлеп бирелә торган акчаларны туздыруда контроль булырга тиеш. Җаваплылыкны да арттыру кирәк. Билгеле булганча, начар солдатлар булмый. Эшне оештыра белмәгән генерал да бәясен алырга тиеш», — дип кисәтте Марс Бәдретдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз