news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбер россиялеләргә өстәмә ял көннәре бирергә мөмкиннәр

Экспертлар тәкъдимне уңай яктан бәяләсә дә, аның кемнәргә кагылачагын төгәл билгеләргә кирәклеген әйттеләр.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Беренче төркем инвалидларны караган россиялеләргә үз хисапларына өстәмә рәвештә ике атналык ял бирергә мөмкиннәр.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

Федерация Советы даими нигездә гаилә әгъзаларын кайгыртучылар өчен ташламалар турында закон проекты әзерләгән. Хәзерге вакытта документ Хөкүмәт каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты каравында.

Экспертлар тәкъдимне уңай яктан бәяләсә дә, аның кемнәргә кагылачагын төгәл билгеләргә кирәклеге әйтелгән.

Хәзерге вакытта хезмәткәр, 14 яшькә кадәрге ике яки аннан да күбрәк баласы, яисә балигълык яшенә җитмәгән инвалид баласы булса, күмәк килешү белән беркетелгән очракта түләнми торган ял алырга мөмкин. Бу шулай ук 14 яшьтән кечерәк бала тәрбияләүче ялгыз әниләр яки әтиләргә дә кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100