news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инстаграмда «Әниләр марафоны» старт ала

Марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында оештыручы биргән темага үз аккаунтларында язмалар урнаштырырга тиеш булачак.

Инстаграмда «Әниләр марафоны» старт ала
Динара Әхмәт

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 8 март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне Инстаграм социаль челтәрендә өченче тапкыр «Әниләр марафоны» старт ала. Аны журналист, ике бала әнисе Динара Әхмәт оештыра.

Марафонның максаты — әниләр өчен туган телебездә аралашу мәйданы, тәрбия, сәламәтлек, психология буенча татарча файдалы контент булдыру.

Марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында оештыручы биргән темага үз аккаунтларында язмалар урнаштырырга тиеш булачак.

«Мин быел уздырмам да, дип уйлаган идем. Ләкин алдагы елларда катнашучылар һәм шундый марафон барлыгын белеп алган әниләр сорагач, тагын оештырып алырга булдым. Аннары тәҗрибә уртаклашу, үзара аралашу һәммәбез өчен дә файдалы. Узган ел, пандемия аркасында, йомгаклау чарасын уздырып булмады. Быел әниләр белән очраша алырбыз, дип өметләнәм. Аеруча декрет ялында утырган әниләрнең күрешеп аралашу мөмкинлеге булсын иде. Ял да кирәк бит», — диде Динара Әхмәт.

Марафонда инде әби булган әниләр дә катнашачак. Алар оештыручының шушы яңалык турындагы язма астына, катнашу теләген белдереп, комментарийлар калдырган. Быелгы марафонда бераз үзгәрешләр булачагын да әйтте Динара. «Бөтен серләрне дә ачып бетермим. Барлык әниләрне дә катнашырга чакырам. Без — туган телебезне саклаучы иң мөһим кешеләр. Шуны онытмыйк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100