420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» тирәсендә экотуризм үсеш алачак.
«Биләрдә „Изгеләр чишмәсе“ тирәсендә экотуристик кластер үсеш алачак. Ул сыйфатлы, җайлаштырылган һәм үзенә тарта торган урын. Шәхси инвесторлар „глэмпинглар“ (уңайлы палаткалар) һәм кунаклар өчен башка төрле урыннар эшләргә тели», — диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында республика объектларының катнашуы турында сөйләделәр. Бөтенроссия конкурсында Татарстанның ун кече шәһәре — Әгерҗе, Алабуга, Арча, Баулы, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Болгар һәм бер авылы — Биләр катнашачак.
Әлеге конкурс 2018 елдан бирле оештырыла. 2018-2020 елларда Татарстанның 26 проектына федераль бюджеттан 1,6 млрд сум күләмендә грант акчалары җәлеп ителгән.
Кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыруның иң яхшы проектлары бәйгесендә катнашучы объектлар исемлеге: