news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр мәктәп укучыларына көненә биш тапкыр тукланырга киңәш итте

Ведомство белгечләре искәрткәнчә, нәрсә һәм күпме ашау гына түгел, туклану вакыты һәм ешлыгы да мөһим.

Белгечләр мәктәп укучыларына көненә биш тапкыр тукланырга киңәш итте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белгечләре мәктәп укучыларына көненә биш тапкыр ашарга киңәш итә.

Ведомствога сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, туклану режимын үтәү — рациональ туклануда кирәкле шартларның берсе.

«Нәрсә һәм күпме ашау гына түгел, туклану вакыты һәм ешлыгы да мөһим. Мәктәп укучыларына 4-5 сәгать саен тәүлегенә биш тапкыр ашарга кирәк», — диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, иртәнге аш туклыклы булырга һәм кайнар ризыкларны да үз эченә алырга тиеш. Көндезге ашның өч яки дүрт ризыктан (шуларның берсе — аш) торуы зарур.

«Төштән соңгы җиңел аш вакытында җиләк-җимеш булса яхшы. Ул гадәттә җиңелчә була һәм сөт белән күмәчтән тора, аларны кайвакыт камыр ризыклары (коймак), шулай ук кондитер әйберләре белән дә алыштырырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор белгечләре кичке ашта, ит һәм балык ризыкларын кертмичә, иртәнге аш вакытында бирелгән ризыкларны кулланырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100