news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында китап чыгачак

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына чыгачак китапта Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән интервью тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанның Бөек Ватан сугышы елларында керткән өлеше турында китап бастырачак. Бу хакта бүген «Балалар спорты» партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында әлеге дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

«Анда безнең сугышчылар җиңә алсын өчен Татарстанның тылда ничек итеп бөтен шартларны тудырганы турында хикәя булачак. Республика кадрлар әзерләүчеләрнең берсе иде, күп итеп сәнәгать җитештерүе, материаллары бирде, киендерде, һәм ул вакытта фронтта булган сугышчыларны бик күп процентын ашатты», — дип сөйләде Габдрахманова.

Ул китапта шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән интервью тәкъдим ителәчәк, дип өстәде. Мисал өчен, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм хәрби-кыр хирургы, медицина хезмәте подполковнигы 99 яшьлек Татьяна Емелина белән.

«Бу кешеләрнең исемнәре «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә һәм Казанның Мактау китабына кертелгән, — диде Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе. — Китапта документлар, хикәя генә түгел, ә хәзергә исән булган кешеләр белән интервью да булачак».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә Габдрахманова китапның эш атамасы — «Татарстан: барыбыз да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дип аталуы турында әйтте. «Якындагы айда китап чыгар дип өметләнәбез. Ул барлык мәгариф оешмаларына, барлык районнарга җибәреләчәк. Бу беренче транш булачак. Ә икенчесе буенча китап республиканың барлык оешмаларында булачак, дип планлаштырабыз», — диде ул.

Казанда «Балалар спорты» «Бердәм Россия» партия проектының республика иҗтимагый советының «Татарстан Республикасы спортчыларының Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше» темасына киңәйтелгән утырышы узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot