news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кышның җылы килүе аркасында җылылык бәясен яңадан исәпләячәкләр

Бу әлеге хезмәткә түләүләр гомумйорт счетчиклары буенча түгел, ә ел дәвамында тигез күләмдә исәпләнә торган төбәкләрдә яшәүчеләргә кагыла.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россиядә кышның җылы килүе аркасында җылылык бәясен яңадан исәпләячәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Министрлыкта белдерүләренчә, бу әлеге хезмәткә түләүләр гомумйорт счетчиклары буенча түгел, ә ел дәвамында тигез күләмдә исәпләнә торган төбәкләрдә яшәүчеләргә кагыла.

Дәүләт Думасы депутатлары федераль ведомство башлыгы Владимир Якушевка кышның җылы килүенә бәйле рәвештә торак-коммуналь хуҗалык тарифларын индексацияләмәү үтенече белән хат юллаган иде инде.

РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җиткәчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, аномаль кышның сәбәбе – Атлантикадан килгән җылы һава массаларының Себердән салкын һаваны кысрыклап чыгаруында.

Сүз уңаеннан, быелгы кыш 145 ел дәвамында үткәрелгән күзәтүләр буенча иң җылысы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100