news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы законны имзалады

Закон гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыкканнан соң 60 көн эчендә үз көченә керәчәк.

Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы законны имзалады
архив

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы законны имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Закон гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыкканнан соң 60 көн эчендә үз көченә керәчәк.

Канун Дәүләт Думасы тарафыннан 18 февральдә кабул ителгән һәм 26 февральдә Федерация Советы тарафыннан хупланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot