news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Юныс Әхмәтҗанов исемендәге пешекчеләр турниры беренче тапкыр онлайн-форматта уза

Финалга чыгучыларны Казанга транспортлау чыгымнарын Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе үз өстенә ала.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел Юныс Әхмәтҗанов исемендәге пешекчеләр конкурсы беренче тапкыр онлайн-форматта уза. Анда яшь пешекчеләр катнаша алачак, аннары алар Казанга финалга чакырылачак. Аларга Татарстан башкаласына юл бәясен түләячәкләр.

«Без Юныс Әхмәтҗанов исемендәге турнирны онлайн форматта оештырырга планлаштырабыз. Без эш башлаучы пешекчеләргә һәм студентларга катнашырга мөмкинлек бирергә һәм аларны танылган пешекчеләргә беркетергә булдык. Дөньяның теләсә кайсы ноктасында ризык тасвирламасы һәм аның концепциясе белән гариза тутырырга мөмкин», — диде Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов.

Әгәр конкурсант сайлап алу уза һәм финалга эләгә икән, аны Казанга транспортлау чыгымнарын Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе үз өстенә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100