news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анна Попова: Коронавирус аркасында карантин яки локдаун хакында сүз бармый

Роспотребнадзор башлыгы сүзләренчә, авыручылар саны артачак, әмма илдә эпидемиягә каршы эшләнгән чаралар һәм диагностика ысуллары бар.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның яңа дулкыны фонында локдаун кертергә җыенмыйлар. 

«Бүген үк инде без локдаун турында сөйләшмибез, карантин турында сөйләшмибез, каршы тору буенча нинди дә булса гадәттән тыш чаралар турында сөйләшмибез», — дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу турыда РИА Новости яза.

Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, авыручылар саны артачак, әмма илдә эпидемиягә каршы эшләнгән чаралар һәм диагностика ысуллары бар. Халыкка мәгълүмат җиткерү системасы, «122» телефоны бар — ул гражданнар өчен әһәмиятле, дип искә төшерде Попова.

«Аларның бердәм номеры бар, шуның аша алар үз проблемаларын хәл итә ала», — диде Роспотребнадзор җитәкчесе.

1 февральдә Ковидка каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр иткәнчә, бер көндә Россиядә ковид белән авыручы 17 меңнән артык кеше хастаханәгә салынган. Бер көн элек медицина учреждениеләренә коронавируслы 9 090 пациент килгән булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100