Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ярдәм» фонды журналист Эльвира Мотавалова-Ибраһимованы искә алды
Журналист 2017 елның февралендә автомобиль һәлакәтендә үлде.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). «Ярдәм» хәйрия фонды автомобиль авариясендә һәлак булган журналист Эльвира Мотавалова-Ибраһимованы искә алу кичәсе үткәрде.
«Ярдәм» хәйрия фонды матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, танылган журналистны искә алырга аның хезмәттәшләре, дуслары, шулай ук фонд хезмәткәрләре килгән.
Очрашуда «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев үзенең хатирәләре белән уртаклаша, Эльвираның актив һәм шат күңелле кеше булганлыгын сөйли.
«Аның соңгы эш урыны „Ярдәм“ хәйрия фонды булды. Анда фонд җитәкчелеге белән интервью һәм Тәртип ФМ радиосы өчен аудиовәгазьләр яздырудан тыш, Эльвира татар телендә барган „Ярдәм ТВ“ видеожурналында алып баручы булды. Интернет-киңлеккә аның турыдан-туры һәм актив катнашында 8 журнал чыкты.
Радионың профессиональ дикторы, программалар алып баручы, шагыйрә Эльвира никахлар үткәрү һәм бәйрәм чараларын оештыру белән дә шөгыльләнде. Бер генә мөһим вакыйга да аның катнашыннан башка узмады», - дип искәртте «Ярдәм» мәчетенең икенче имамы Раил хәзрәт Әхмәтов.
Исегезгә төшерәбез, дүрт ел элек, 2017 елның 2 февралендә, танылган журналист автомобиль һәлакәтендә һәлак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз