news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Хезмәт Герое Галимҗан Хаҗиев вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Легендар мастер бораулау эшенә 45 елдан артык гомерен багышлаган.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Социалистик Хезмәт Герое — легендар бораулау остасы Галимҗан Хаҗиев вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социалистик Хезмәт Герое бүген вафат булды, аңа 90 яшь иде. Кайганамәдә «Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде», дип әйтелгән. «Бораулау остасы Г.М. Хаҗиевның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге бораулау эшенә җентекле әзерлек процессы, коллективтагы югары сыйфатлы эш һәм дисциплина булды», — дип билгеләп үтелә.

Бораулау остасы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге, үзенә йөкләнгән эш өчен югары җаваплылык, кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт белән аерылып торды. Хезмәттәшләре аңа зур хөрмәт белән карады, Россия һәм Татарстанның нефть сәнәгате горурлыгы, яшьләр һәм үсеп килүче буын өчен ачык үрнәк булып торды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм хезмәттәге казанышлары өчен Галимҗан Хаҗиев Ленин ордены, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале, РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә, «ТАССРның атказанган нефтьчесе» мактаулы исеме бирелә, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырыла.

«Хаҗиев Галимҗан Мөхәммәтша улы - чын профессионал һәм талантлы кеше турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланачак», - диелә кайгынамәдә. Аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьер — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов кул куйган.

Шулай ук кайгынамәгә ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков кул куйган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100