news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры эзләнү отрядлары җитәкчеләре белән очрашты

Түбән Камада өч шундый отряд актив эш алып бара, болар — «Нефтехимик», «Кама» һәм «Поиск».

Түбән Кама мэры эзләнү отрядлары җитәкчеләре белән очрашты
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада Бөек Ватан сугышы чоры 80нче аерым чаңгы батальоны сугышчыларын искә алу көнендә шәһәр мэры Айдар Метшин һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин «Кама», «Нефтехимик» һәм «Поиск» эзләнү отрядлары җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ хәрби дан музеенда узды. Очрашу башланганчы, кунакларга музейда экскурсия уздырдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерик, музей Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында ачылды. Ул эзләнү отряды командиры Ольга Ланцова инициативасы белән оештырылды. Бина өчен файдаланылмый торган объект җайлаштырылды, анда яңадан планлаштыру һәм капиталь ремонт үткәрелде. Биредә Бөек Ватан сугышы башлануга, хәрби экспозициягә багышланган заллар, эзтабарлар дәресләре өчен уку залы урнашкан.

Музейда тәкъдим ителгән экспонатларның күп өлеше — уникаль табылдыклар. Аларны «Нефтехимик» отряды эзләнү экспедицияләре вакытында тапкан.

Соңрак җылы дустанә мохиттә чәй табынында Айдар Метшин һәм Түбән Кама эзләнү отрядлары җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясады, планнар һәм агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты.

Эзләнү отрядлары җитәкчеләренә Айдар Метшин Рәхмәт хатлары тапшырды. Исегезгә төшерик, хәзерге вакытта Түбән Камада өч шундый отряд актив эш алып бара, болар — «Нефтехимик», «Кама» һәм «Поиск».


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100