news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Сергей Коломенский вафат

Табиб берничә дистә ел Республика клиник хастаханәсенең колопроктология бүлеген җитәкли.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Сергей Коломенский вафат
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Сергей Коломенский 72 яшендә вафат булды.

1982 елдан 2015 елга кадәр Коломенский Республика клиник хастаханәсенең колопроктология бүлеген җитәкли. Ул Татарстанда колопроктология мәктәбенә нигез салучыларның берсе иде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Мактаулы исемнәрдән тыш, табиб үзенең медицина казанышлары өчен җәмәгать бүләге - Гиппократ ордены медале белән дә бүләкләнде.

«Республика клиник хастаханәсеннән хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләр туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Сергей Николаевич турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак. Сезнең белән бергә кайгырабыз», - дип билгеләп үтелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сергей Коломенский белән хушлашу мәрасиме 4 февральдә 10.30 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсенең Л корпусында узачак. Аны Самосырово зиратында җирләячәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100