Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мисс Татарстан» финалистларының Дәрдмәнд шигыренә купальниктан чыгуына аңлатма булды
Изольда Сахарова социаль челтәрләрдә негатив эзләп утырган кешеләргә гаҗәпләнгән.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мисс Татарстан — 2021» конкурсында кызлар купальниктан җырчы Зәринә Вилданова башкаруында татар шагыйре Дәрдемәнднең «Кораб» җырына чыкты. Конкурсы президенты Изольда Сахарова моңа аңлатма бирде.
«Кайберәүләр татар шагыйре Дәрдмәнднең шигыренә язылган җыр яңгыраган вакытта кызларның купальниктан чыгуларын аңлап бетермәде. Татар музыкасын кертмибез икән — начар. Татар музыкасы була икән, шулай ук начар. Кешеләрнең негатив эзләп утыруларына гаҗәпләнәм. Яхшы яктан да күрә белегез әле, диясе килә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның фикеренчә, кызларның купальниклардан чыгуы — табигый. «Шул яшьтә яхшы фигура була торып, нигә әле купальниклардан чыкмаска? Купальниклардан йөрү тыеламы әллә? Аңлашыла ки, тәннең күрсәтергә яраган өлешләрен генә күрсәтәбез. Әгәр дә ул кешеләр ахмак икән, зинһар, аңлатыгыз әле. Барысы да культура дәрәҗәсенең югарылыгыннан тора. Мантыйк кайда — аңлашылмый», — диде ул.
«Без мөселман республикасында яшибез, диләр. Алай булса, монашкаларга да шәрә йөрергә ярамый. Диннең монда бернинди дә катнашы юк. Мөселманнар да, монашкалар да купальниклардан йөрми, дип әйтәләр. Сорау туа: татар халкы пәрәнҗә киеп йөргәнме соң? Татар халкы беркайчан да алай йөрмәгән, татар әбиләрен карагыз сез», — дип мисал китерде конкурс президенты.
Бәйгедә Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәрендәге Семруг кошы символы, аның канатларына ишарә ясалган. «Кош образы — кешеләрнең идеалга омтылуы, кеше белән күк арасындагы элемтә. Без шуны чагылдырдык», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз