news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскиның өлкән яшьтәге кешеләре инглиз телен өйрәнә ала

Өлкән буын өчен инглиз теле факультеты ачылды.

Менделеевскиның өлкән яшьтәге кешеләре инглиз телен өйрәнә ала
«Менделеевские новости»

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев Россия Пенсионерлар берлегенең Менделеевск бүлегенең беренче киңәйтелгән конференциясендә катнашты. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза.

«Мин өченче буын кешеләренең активлыгына сокланам, алар тормыштан артта калмый, факультативларда рәхәтләнеп шөгыльләнә, җырлый, бии, экскурсияләргә чыга. Әгәр буш вакытым булса, үзем дә рәхәтләнеп инглиз теле дәресләренә йөрер идем», — диде Валерий Сергеевич. Безнең заманда туган телне генә түгел, һәвәскәр дәрәҗәдә булса да, тагын берничә телне белү мөһим булуын да әйтте ул.

Конференция «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина, Россия Пенсия фондының районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Раушана Иштанова, учреждение һәм оешмалар җитәкчеләре катнашында узды.

Балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә укытучылар үзләренең өлкән яшьтәге студентлары белән сорау-җавап уенын үткәрде. Сәхнәдә «Вдохновение» бию коллективы, ретро-хор, Сәламәт яшәү рәвеше кубы әгъзалары үз осталыкларын күрсәтте.

Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Лариса Кривилева бер елга планнар турында сөйләде, район җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot