news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кайгырту» дип аталган мобиль кушымта дәүләттән пособиеләр алуны җиңеләйтә

28 гыйнварда кулланышка тапшырылган кушымта ярдәмендә сигез хезмәт алу мөмкинлеге каралган.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Кайгырту» («Забота») дип аталган яңа мобиль кушымта социаль яклау органнарыннан пособиеләр, субсидияләр алуны җиңеләйтә.

«Граждан үзе һәм гаиләсе турында мәгълүмат тутырып, электрон сервистан нинди социаль ярдәм чараларына хокуклы булуын белә ала. Әгәр ул үзен Дәүләт хезмәтләре порталы аша идентификацияли икән, тиешле түләүләрне алу өчен электрон гариза юлларга мөмкин. Шунда ук гаризаның статусын күзәтеп була», — диде ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Хәзер «Кайгырту» кушымтасы ярдәмендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр, балага айлык пособие, балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең компенсацияләре, юлда йөрү өчен субсидияләр алырга була. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта әлегә барлыгы сигез хезмәт алу мөмкинлеге каралганы әйтелде.

«Әлеге сервис 28 гыйнварда кулланышка тапшырылды. Бүгенге көндә аны 87 тапкыр смартфоннарга урнаштырганнар. Кулланучылардан уңай кайтавазлар да бар. Без һәркемне яңа ресурсны сынап карарга чакырабыз», — диде Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов.

Министр урынбасары сүзләренчә, мобиль кушымта ярдәмендә пособиеләре алу өчен «Мир» картасын ясатырга да заявка юллап була. 2021 елның икенче кварталында министрлык кушымтаны татар теленә тәрҗемә итәргә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100