news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында күп балалы гаилә өчен фотосессия оештырылды

Истәлеккә фотолар — «Демография» глобаль илкүләм проектының бер өлеше.

Биектау районында күп балалы гаилә өчен фотосессия оештырылды
«Высокогорские вести»

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Ата-ана булу бәхете» проекты кысаларында күп балалы гаилә өчен фотосессия оештырган. Бу үзәк откан грант акчасына мөмкин булган.

Истәлеккә фотолар — «Демография» глобаль илкүләм проектының бер өлеше. Уйланганча, балалар белән бәхетле ата-аналар гаиләне тулыландыру өчен тагын бер аргумент булачак. Шуңа күрә проект «Ата-ана булу бәхете» дип атала да инде. Бу турыда «Высокогорские вести» хәбәр итә.

Фотосессия геройлары Шәймәрдановлар гаиләсе булды. Әлфиягә бу кызыклы проектта катнашырга тәкъдим иткәч, ул шатланып риза булган. Бүгенге көндә Әлфия дүртенче баласын көтә.  

Матур кадрлар өчен атрибутларны социаль үзәк хезмәткәрләре әзерләде. Нәтиҗәдә чыршылар һәм кар фонында чын кышкы әкият килеп чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100