news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран һәм көчле бозлавык көтелә

Синоптиклар көчле җил турында кисәтә, аның тизлеге секундына 17-22 метрга җитәчәк.

Татарстанда буран һәм көчле бозлавык көтелә
архив

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Икесеннән өченче февральгә каршы төндә, шулай ук дүшәмбе көнне Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук синоптиклар юлларда көчле бозлавык һәм көчле көньяк җиле турында кисәтә.

Җил көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot