news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә

Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне булып исәпләнә.

Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне санала. Биш көнлек эш атнасында республика халкы 23, 25 һәм 25 февральдә ял итәчәк.

22 февральдә, бәйрәм алды көне буларак, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot