Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә электрон паспортны биргәндә кәгазь паспортларны гамәлдән чыгарырга җыеналар
Хөкүмәт цифрлы документны алу тәртибен, шулай ук проектны сынау төбәкләрен билгели.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр паспортның берьюлы ике версиясенә ия булмаячак, чөнки электрон паспортны тапшырганда кәгазе гамәлдән чыгарылачак.
«Гражданның бер үк вакытта ике паспорты да гамәлдә була алмый. Элегрәк Россия гражданина бирелгән кәгазь паспорт гамәлдән чыгарылачак», — дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән ТАСС.
Министрлыкта паспортның яңа версиясе ирекле нигездә биреләчәген искә төшерделәр. Аны Россиядә яшәүче 14 яше тулган һәм өлкәнрәк гражданнар алачак. Хөкүмәт цифрлы документны алу тәртибен, шулай ук проектны сынау төбәкләрен билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз