news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә апрельдән машина йөртү таныклыгына имтихан уздыру кагыйдәләре үзгәрәчәк

Автобус, җиңел һәм йөк автомобильләр белән идарә итүгә имтиханнан «мәйданчык» этабын төшереп калдырачаклар.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварында транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар уздыру буенча Эчке эшләр министрлыгының яңа регламентын раслау планлаштырыла. Үзгәрешләр 1 апрельдән практик өлешенә кертеләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Яңа административ регламентка  2021 ел башында имза куелырга мөмкин», — дип хәбәр иттеләр басмада.

Хәзерге вакытта документ башка ведомстволар белән килештерү өчен тапшырылган. Аның буенча имтиханнан «мәйданчык» этабын төшереп калдырачаклар. Аны автобус, җиңел һәм йөк автомобильләре йөртүчеләре бирмәячәк. Димәк, аны мотоцикл, мопед, квадроцикл һәм трицикл белән идарә итүгә имтихан тапшыручылар өчен саклап калачаклар.

Автомобильдә имтихан вакытында автомәктәп һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкиле, машина йөртүчегә башка кандидатлар булырга мөмкин.

Яңартылган регламент буенча маршрутларга бары тик юллар һәм урамнар исемлеге генә кертеләчәк, алдан билгеле борылышлар алыначак.

Төзәтмәләр билге системасына да кагылачак. Регламент 19 иң тупас хаталарның исемлеген билгели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100