news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы 9 яшьлек кызның хыялын чынга ашырган

Катерина Макарованың теләген «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында үтәгәннәр.

Кукмара районы башлыгы 9 яшьлек кызның хыялын чынга ашырган
«Трудовая слава» газетасы

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Манзарас авылында яшәүче 9 яшьлек Катерина Макарованың хыялын чынга ашырды. Ул баланың физик мөмкинлекләре чикләнгән. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза.

Чара «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында узды.

Катеринаның әниче кызының Манзарас мәктәбендә икенче сыйныфта укуы турында сөйләде. Ул яхшы билгеләренә укый, шулай ук «галактика» балалар иҗаты үзәгенә йөри.

«Теләкләр чыршысы» турында социаль челтәрләрдән белдем һәм кызымның хыялы турында язарга булдым. Ул караоке һәм колонкалар турында хыяллана иде. Хәзер энесе белән бергәләп җырлаячаклар. Район башлыгына кызымның хыялын чынга ашырган өчен рәхмәт», диде Катеринаның әнисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100