Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена
Татарстан Иҗтимагый палатасы үткәрә торган бәйгедә авылда яшәүчеләр актив катнаша.
(Кайбыч, 2 гыйнвар, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). 4 гыйнварда Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләреннән һәм башка рәсми затлардан торган комиссия Кайбычка килергә җыена. Комиссия район үзәгенең һәм авылларның бизәлешен караячак. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Ундүр метрлы Үзәк чыршы тирәсе быел тагын да матуррак бизәлгән. Җем-җем итеп төрле төстәге утлар яна, боздан, кардан ясалган нинди генә әкият геройлары юк, ясалама таулардан балалар гына түгел, зурлар да рәхәтләнеп шуа, фотозонада истәлеккә фотога төшүчеләр дә күп.
Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде. Зур хәрефләр белән кардан Туган тел елы дип язып куйганнар. Быел бу территорияне бизәү өчен 200 мең сумнан артыграк акча тотылган диделәр.Төрле төсле утлар белән янучы яңа гирляндалар һәм дюрайлатлар сатып алганнар. Дюрайлт- үтә күренмәле, төсле, эчендә светоид лампалары булган озын шнур-гирляндалар. Бу чыгымнарның барысы да халкыбызга күңелле ял сәгатьләре бүләк итү итү максатын күздә тота.
Яңа елга иң матур итеп бизәлгән оешмалар, шәхси йортлар да ачыкланды. Җиңүчеләрне узган елның соңгы планеркасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүләкләде. Гран-прига Үзәк чыршы тирәсен берсеннән-берсе матур сыннар белән бизәгән «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге лаек булды.
Шәхси йорт тирәсен бизәүчеләр арасында Салтыйганнан Гөлсинә һәм Радик Камаловлар, башлангыч мәктәпләр һәм балалар бакчаларыннан Олы Тәрбит мәктәбе һәм «Карлыгач» балалар бакчасы, район мәктәпләреннән Кошман, Олы Кайбыч мәктәпләре, авыл җирлекләреннән Хуҗа Хәсән җирлеге җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз