news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сату өчен торакка хуҗа булу вакыты кыскартылды

Элегрәк торакларына биш елдан артык вакыт хуҗа булсалар, аны сатучылар НДФЛ түләми иде.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 1 гыйнвардан башлап, НДФЛ түләүдән качарга мөмкинлек бирүче бердәнбер торак белән идарә итү срогы биш елдан өч елга кадәр киметелде. РФ Салым кодексына кертелгән тиешле үзгәрешләр законлы көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моңа кадәр хуҗалар торак сатканда, әгәр аңа биш елдан артык хуҗа булсалар, алган акчалардан физик затлар керемнәре буенча салым түләми иде. Шул ук вакытта торакны бүләк итү килешүе буенча яки якын туганнарыннан мирас итеп алынган, шулай ук хосусыйлаштырылган күчемсез милек объектлары бу кагыйдәдән искәрмә булып торды.

Яңалык гражданнарга торак шартларын тизрәк яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, әлеге яңалык физик затлар арасындагы алыш-бирешләрдәге соры схемаларны куллану мөмкинлеген бетерергә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, РФ Салым кодексына тиешле төзәтмәләр ил хөкүмәте тарафыннан әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100