Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нидерландлылар рәсми рәвештә «Голландия» исеменнән баш тарткан
Ил хакимияте аның йөзен үзгәртергә һәм туристлар агымын яңадан бүләргә ниятли.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 1 гыйнварыннан Нидерландта илне билгеләү өчен «Голландия» сүзеннән рәсми рәвештә баш тартканнар. Бу хакта NOS радиостанциясе хәбәр итә.
Хәзер җирле хакимият, илчелекләр, университетлар, шәхси компанияләр һәм басма мәгълүмат чаралары корольлекнең рәсми исемен генә кулланачак.
Нидерландның туризм Советы тиешле карарны чит илләрдә ил имиджын үзгәртү теләге белән бәйләп аңлата. Тышкы сәүдә министры Сигрид Кааг фикеренчә, «Нидерландлар» сүзен куллану дәүләтне «заманча стиль»дә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Голландия» сүзен куллануны минимумга калдырырга теләүне Нидерландлар хакимияте элегрәк аның белән бәйле булган ассоциацияләрне (әйтик, Амстердамдагы «Кызыл фонарьлар кварталы») булдырмау омтылышы белән аңлаткан иде, дип билгеләп үтә RT.
Моннан тыш, ил Хөкүмәте туристлар агымын яңадан бүлүне күздә тота. Хәзер чит ил сәяхәтчеләре беренче чиратта нәкъ менә тарихи Голландиягә баралар. Аның Амстердам, Харлем һәм Гаага шәһәрләре - бу кадәр кунак белән эш итә алмый инде.
Илнең традицион билгеләнешеннән баш тарту Корольлек бюджетына 200 мең еврога төшәчәк, дип ачыклык кертә РИА Новости.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз