Әгерҗе районында мохтаҗларга ярдәм күрсәтеләчәк

Аларга кайнар ризык тәкъдим ителәчәк.

(Әгерҗе, 1 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 1 декабрьдән Әгерҗе шәһәре вокзалында «Ярдәм янәшә-Помощь рядом» акциясе кысаларында «Нур» мәчете тарафыннан мохтаҗларга кайнар аш ашату оештырылачак.

Якшәмбедән кала көн саен 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр мохтаҗларга кайнар ризык һәм чәй тәкъдим ителәчәк.