news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 декабрьдән QR-кодлар системасы Россиянең тагын берничә төбәгендә эшли башлый

РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарына, шулай ук тимер юл һәм авиатранспортта йөрү өчен QR-кодлар кертүне күздә тоткан ике закон проектын кертте.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән QR-кодлар системасы Калмыкия, Орел, Чиләбе, Омск өлкәләрендә, Хабаровск краенда һәм Сочи курорт-шәһәрендә эшли башлый, дип хәбәр итә РИА Новости.

Төбәкләр мәҗбүри рәвештә QR-код күрсәтергә кирәк булган урыннарны үзләре мөстәкыйль рәвештә билгели.

12 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарына, шулай ук тимер юл һәм авиатранспортта йөрү өчен QR-кодлар кертүне күздә тоткан ике закон проектын кертте.

Беренче документ гражданнар массакүләм чаралар үткәрү урыннарына, мәдәни учреждениеләргә, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату объектларына прививка ясату турындагы QR-код яки кешенең коронавирус авыруы кичерүен яки вакцинациядән медицина каршылыгы булуын раслый торган документ (медотвод) күрсәтеп керә ала.

Икенче инициатива тимер юл һәм авиатранспортта шәһәрара һәм халыкара пассажирлар йөртү өчен QR-кодлар кертүне күздә тота.

Татарстанда 22 ноябрьдән 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга вакцинация турында QR-кодсыз, кичерелгән авыру яки медотводсыз җәмәгать транспортында йөрү тыела. Чикләүләр автобусларга, трамвайларга, троллейбусларга һәм метрога кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100