420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, 2002-2005 елларда Әлмәт театрында директор вазифасын башкарган, Казан дәүләт консерваториясе доценты Фәрит Шиһапов вафат, дип хәбәр итә Әлмәт театры.
«Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Раббыбыз мәрхүмнең якыннарына югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирсен. Хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр», — дип хәбәр итә Әлмәт театры.