news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә пособиеләр турында дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итәчәкләр

Хәбәр бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы базасында җиткереләчәк.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр үзләренә тиешле пособиеләр, түләүләр яки ташламалар турындагы мәгълүматларны дәүләт хезмәтләре порталы аша ала башлаячак. Гражданинның шәхси кабинетында шул хактагы мәгълүмат урын алачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Закон бүгеннән үз көченә керә.

Хәбәр бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы базасында җиткереләчәк. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Социаль иминият фонды, шулай ук алар карамагындагы учреждениеләр тәкъдим итә торган түләүләр һәм ташламалар турындагы мәгълүматны балаларның әти-әниләре, пенсионерлар, эшсезләр һ.б. категорияләргә караган гражданнар белә алачак.

«Бүгенге көндә заманча технологияләр теге яки бу вакыйга якынлашканда дәүләтнең гражданинга ничек ярдәм итә алуын билгеләргә һәм аңа тиешле социаль ярдәм турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә», - дип аңлатты хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Министр шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларының гадиләштерелгән форматка күчереләчәген искәртте. Киләсе елның икенче яртысыннан хатын-кызларга бала тууын теркәгән вакытта каралган ярдәм чаралары турында хәбәр итәчәкләр.

Моннан тыш, 2021 елның икенче яртысыннан бердәм элемтә үзәге дә эшли башлаячак, ул россиялеләргә үзләре алырга мөмкин булган социаль ярдәм чаралары турында консультация бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100