news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсия фонды декабрьдә һәм гыйнварда пенсия түләү вакыты турында аңлатты

Гыйнварда түләүләрне өләшү вакыты бераз соңрак билгеле булачак.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Быел декабрь аендагы пенсияне гадәти график буенча түлиләр. Бәйрәм алды түләүләренең көннәре соңрак билгеле булачак. Бу турыда Россия Пенсия фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Декабрь пенсиясе стандарт график буенча исәпләнә. Гыйнварда бәйрәм алдыннан түләүләрне өләшү вакыты бераз соңрак билгеле булачак. Былтыр бу белешмә 20 декабрьдә билгеле булган иде», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot