news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда эшләүче Африка кызы: Казан табигате, якты йөзле кешеләре белән җәлеп итә

Джеанна Кабрелле КФУда җыештыручы булып эшли.

КФУда эшләүче Африка кызы: Казан табигате, якты йөзле кешеләре белән җәлеп итә
Наталья Вәлитова

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Наталья Вәлитова, Рената Симерханова). Африканың Камерун иленнән Казанга килеп, КФУда җыештыручы булып эшләүче Джеанна Кабреллены Казан табигате, якты йөзле кешеләре белән җәлеп иткән.

«Якыннарыма да Казанның матурлыгын күрсәтәсем килә һәм аларга монда ошар дип уйлыйм. Миңа монда ошый. Башка кешеләрдән тән төсе белән аерылсам да, уземә агрессия тоймадым», — диде Казан Федераль Университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының хуҗалык бүлегендә җыештыручы булып эшләүче Джеанна.

«Акчасыз бу дөньяда булмый, әти-әнигә дә комачаулыйсы килми, шуңа күрә идән юып булса да эшлисе бар», — диде ул.

Аның тулы исеме Грейс Джеанна Кабрелле. Мондагы кешеләргә исемен истә калдыру кыен, шуңа курә Жанна дип кыскача эндәшәләр. Аңа 24 яшь. Камерун республикасында әти-әнисе, 3 апасы һәм бер энекәше бар.

Аңа баштарак Казандагы һава торышына ияләшүе кыен булган. «Туганнарымны да бик сагынам, ләкин яңа ел бәйрәмнәренә генә алар янына кайтам», — ди Джеанна.

Ул Россиягә өч ел элек укырга килә. 2018нче елда Ижевскига урнаша. Әмма анда төпләнә алмый, күңеленә яткан урын таба алмыйча, Казанга килеп урнаша. Хайваннарны ярату сәбәпле, ветеринар булырга теләп, укырга керә. Хәзер ул Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә 2 курста укый.

«Бер дә таныш булмаган җиргә килдем. Барысы да җиңел генә бирелә диеп булмый, ләкин кеше үзенә кирәкне бернигә дә карамыйча үти… Кемдер хыяллана, ә мин хыялларымны тизрәк тормышка ашырырга телим», — ди ул.

Джеанна Казанда яраткан кешесен дә очраткан. Ул, аның үзе кебек үк, Африкадан. «Икебез дә җирле телне яхшы белмәсәк тә, бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып яшибез. Язмыштан узмыш юк диләр, бу бик дөрес сүзләр, безгә дә нәкъ менә Казанга килеп очрашырга насыйп булган күрәсең», — ди Джеанна мәхәббәте турында.

Джеанна турында эш урынында бары тик мактау сүзләре генә әйтәләр. «Башта тел белмәүгә бәйле аңлашу кыенрак иде. Әмма ул бик әрсез кыз булмаса да, тырыш, җайлаша. Үзенең эшен җиренә җиткереп эшли. Бик пөхтә һәм тыйнак кыз!» — ди Казан Федераль Университетының мәдәниятара багланышлар институтының директоры Рәдиф Җамалетдинов хезмәткәре турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100