news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Сура оборона чикләре логотибын ясауга бәйге игълан ителде

Чувашиядә 1941 елның 28 октябреннән алып 1942 елның 21 гыйнварына кадәр окоплар казыганнар, блиндажлар һәм ныгытмалар төзегәннәр.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Чувашия Республикасы Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы Казан һәм Сура оборона чикләре логотибын һәм брендбук ясау буенча 2021 елгы Бөтенроссия бәйгесе игълан итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада киләсе ел Сура һәм Казан оборона чикләрен төзүчеләрнең Хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Профессиональ дәрәҗәдәге логотип график, абстракт һәм комбинацияле стильләрдә эшләнергә мөмкин. Ул хезмәт батырлыгының әһәмиятен чагылдырырга, аңлаешлы һәм үзенчәлекле булырга тиеш.

Бәйгедә аерым автор да, коллективлар да катнаша ала. Катнашучы бәйгегә өчтән дә артык гариза тапшыра алмый. Материаллар 2020 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Логотиплар министрлыкның рәсми порталында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла. Эшләргә рәссамнар, дизайнерлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Чувашия Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, иҗтимагый берләшмәләр бәя бирәчәк.

Чувашиядә Сура һәм Казан оборона чикләре 1941 елның 28 октябреннән алып 1942 елның 21 гыйнварына кадәр вакытта төзелгән. Алар гитлерчылардан саклану өчен Казан, Куйбышев, Ульяновск һәм илнең башка сәнәгать үзәкләренә бару юлларында ясалган.

Оборона сызыкларының озынлыгы 300 километр тәшкил иткән. Әлеге эшләргә барлыгы 171 450 кеше (хатын-кызлар, үсмерләр) җәлеп ителгән. Алар окоп казыган, блиндажлар һәм ныгытмалар төзегән. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң республика оборона сызыкларын 1943 ел ахырына кадәр тулы сугышчан әзерлектә тоткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100