news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ислемайларга һәм фотокамераларга мәҗбүри маркировкалау үз көченә керде

Товарларны маркировкалау өчен Data Matrix форматындагы код кулланылачак.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Россиядә фотокамераларга, ислемайларга, шиннарга, покрышкаларга, кайбер кием-салым һәм урын-җир әйберләрен мәҗбүри маркировкалау үз көченә керде. Боерык Россия Хөкүмәте сайтында бастырылган.

«Товарлар исемлеге базар конъюнктурасы үзенчәлекләрен һәм тиешле базарларда товар әйләнеше шартларын исәпкә алып формалаштырылды», - диелә документ текстында.

Аерым алганда, табигый тиредән тегелгән плащ, пәлтә, куртка, блузка һәм ветровкадан торган эш киемнәре мәҗбүри маркировкаланырга тиеш.

Товарларны маркировкалау өчен Data Matrix форматындагы код кулланалар. Бу код товар ярлыгына яки товарның төрелмәләренә куела. Анда продукт җитештерүченең атамасы, датасы, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат күрсәтелә.

Электрон маркировку куллану ялган товарны киметергә ярдәм итәчәк. Инициатива авторлары фикеренчә, бу бюджетка өстәмә салымнар агымын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot