news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов Башкортстанның төньяк-көнбатышында бер генә башкорт авылы барлыгын әйтте

Баш мөхәррир моны совет заманындагы башкортлаштыру нәтиҗәсе дип билгели.

Вахит Имамов Башкортстанның төньяк-көнбатышында бер генә башкорт авылы барлыгын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Мәдәни җомга» баш редакторы Вахит Имамов Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында бер генә башкорт авылы бар икәнен әйтте.

«Мисалга Бүздәк районын китерәм. Анда 79 авыл бар. Шуның берсе генә чиста башкорт авылы, ләкин җанисәп буенча 53-57 процент башкортлар яши дип әйтәләр. Кушнаренко районының 79 авылының берсе дә башкорт авылы түгел», — ди Вахит Имамов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Баш мөхәррир моны совет заманындагы башкортлаштыру нәтиҗәсе дип билгели.

«Бер генә дә башкорт авылы булмаган Илеш районында да 70 процент башкорт дип исәп-хисап бирәләр. Башкорт гаиләләре бар, ә башкорт авылы юк. Менә шуларны белсәләр иде», — ди ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100