news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрне кыскартылган эш атнасы көтә

Яллар һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституция көне бәйрәмнәре бәйле рәвештә бу эш атнасы өч көнгә кыскарды.

«Җитештерү календаре буенча 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь эшләми торган ял көннәре булып тора.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне — ял көне булып тора. Татарстан Республикасы Законы нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора», диелгән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтендә.

Яллар һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми. РФ Хөкүмәте карары белән 2 гыйнвар шимбәсеннән ял көне 5 ноябрь җомга көнгә күчерелде. Шулай итеп, бу эш атнасы өч көнгә кадәр кыскарды. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

РФ Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе территориясендә эш көне булмаган көннәрне 2021 елның октябрь-ноябренә билгеләү турында»гы указга имза куйды. Документ нигезендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакын саклап калу белән бәйле эшләми торган көннәр дип санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100