news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләбиб Лерон: Татар-башкорт шәхесләренең исемнәрен торгызырга кирәк

Ләбиб Лерон әйтүенчә, Башкортстанда безнең күп кенә шәхесләребезгә бөтенләй игътибар юк.

Ләбиб Лерон: Татар-башкорт шәхесләренең исемнәрен торгызырга кирәк
Солтан Исхаков

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон татар-башкорт шәхесләренең исемнәрен торгызырга кирәк дип саный. Бу хакта ул татар газета-журналлары баш мөхәррирләренең Башкортстан сәфәренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Уртак халыкның, башкорт белән татарның шушы шәхесләрне зурлап һәйкәлләр кую, урам исемнәрен бирү, музейлар булдырырга кирәк. Безгә ике милләт арасына чөй тыгып яшәү кирәкми», — ди «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире.

Ләбиб Лерон әйтүенчә, Башкортстанда безнең күп кенә шәхесләребезгә бөтенләй игътибар юк.

«Ике халык арасын бутаучылар бик күп. Безнең якта да бар. Иң күбесе, әлбәттә, Башкортстан җирендә», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100