news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында яшәүчеләр төзекләндерелгән Җиңү паркына бәя бирде

Сентябрьдә Җиңү паркында йөгерү өчен резина сукмаклар җәйделәр.

Тәтеш районында яшәүчеләр төзекләндерелгән Җиңү паркына бәя бирде
«Авангард»

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Тәтештә Җиңү паркын төзекләндерү дәвам итә. Сентябрьдә биредә резинадан йөгерү һәм йөреп кайту юллары салдылар. Бу турыда «Авангард» газетасы яза.

Шулай ук паркта зәңгәрсу яктылык бирә торган гадәти булмаган яктырту баганалары урнаштырдылар — каен эңгер-меңгердә паркта әкияти урмандагы кебек күренә.

Бу айда паркта уңайлы эскәмияләр һәм сары итеп яктырта торган өстәмә яктырту баганалары барлыкка килде. Хәзер монда скандинав йөреше, йөгерү, саф һава белән ләззәтләнергә уңайлыклар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100