news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр күчемсез милеккә документларны өйгә китертә алачак

Федераль кадастр палатасы электрон сервис башлап җибәрәчәк, аның ярдәмендә гражданнар белгеч өйгә килсен өчен онлайн-заявка бирә ала.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россиялеләр күчемсез милеккә документларны өйгә китерү өчен заказ бирә ала. Бу хакта Федераль кадастр палатасы башлыгы Вячеслав Спиренков «Российская газета»га биргән интервьюсында сөйләде.

«Хәзер без күчмә кабул итү һәм документлар бирү заказы буенча онлайн-сервисны эшләтеп җибәрү алдыннан соңгы эшләрне башкарабыз», - дип сөйләде Спиренков. Ул мондый хезмәт күрсәтү төре гражданнар арасында бик кирәкле булуын искәртте.

Ул хәзер күчмә хезмәт күрсәтүгә заказ бирү өчен Кадастр палатасы офисына шалтыратырга кирәклеген аңлатты, әмма электрон сервисны эшләтеп җибәргәннән соң гаризаны онлайн да калдырырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100