news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Япония 1 ноябрьдән авиаэлемтәне яңартты

Башта Токиога рейслар Мәскәү һәм Владивостоктан башкарылачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Россия һәм Япония коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган авиаэлемтәне яңартты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Якшәмбедән Владивостоктан Токиога рейслар яңартылачак. Рейс атнага бер башкарылыр дип планлаштырыла. Авиакомпаниядә хәбәр ителгәнчә, киләчәктә атналык рейсларның санын арттыру мөмкин булачак.

Шулай ук 5 ноябрьдән Мәскәү-Токио маршруты буенча рейсларны яңарту планлаштырыла. Башта атнага бер генә рейс башкарылачак, алга таба очышлар санын пәнҗешәмбе һәм шимбә (кирегә очыш шимбә һәм якшәмбе) буенча икегә кадәр арттыру планлаштырыла.

Октябрь ахырында Токиода Россия виза үзәге эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100