news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистларын юбилей белән котлады

Биш ел эчендә бөтенроссия хәрәкәте югары иҗтимагый абруй казанды, дип искәртте дәүләт башлыгы.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистларын бөтенроссия оешмасы төзелүнең биш еллыгы белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

Путин бөтенроссия хәрәкәте бу вакыт эчендә «үзенең иҗади, гуманистик потенциалын шактый ныгытты, югары иҗтимагый абруй яулады», диде.

Бүген масштаблы һәм гомуммилләтле проект үсә, яңа инициативалар һәм реаль эшләр белән тулылана һәм сизгер, битараф булмаган кешеләрне игелекле миссия белән берләштерә, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

«Җиңү волонтерлары» үз көчләрен ветераннарга ярдәм итүгә юнәлдерә, мемориаллар һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерә, масштаблы патриотик чаралар оештыра. Моннан тыш, Covid-19 белән бәйле катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә активистларның фидакарь, җайга салынган эше тирән хөрмәткә лаек, дип йомгаклады Путин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100