Кукмараның Важашур авыл җирлегендә репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды 

Һәйкәлне Сергей Сидоров үз акчасына куйдырды. Бу авылда яшәгән бабасы белән әбисе «Сталин терроры» елларында репрессияләнгән була.

(Кукмара, 1 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмара районының Важашур авыл җирлегендә репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды. Аны Поч.Сутер авылы үзәгенә — Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискы янына урнаштырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Һәйкәлне Сергей Сидоров үз акчасына куйдырды. Бу авылда яшәгән бабасы белән әбисе «Сталин терроры» елларында репрессияләнгән була.

Ачылышка мәктәп укучылары, авыл халкы һәм башка кунаклар килгән иде. 

Авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов, Сергей Сидоровлар үткәнне белергә тиешле яшьләргә һәм өлкән буынга изге сүзләр белән мөрәҗәгать итте. 

«Минем бабам Егор Иванович Сидоров, әбием Екатерина Павловна, аларның уллары Василий, Николай, кызлары Александра, Зоя (әнием) Починок Сутер авылында туып гомер итәләр. 1931 елның 27 июлендә репрессияләнеп, башта Свердловск, аннары Пермь өлкәсенә җибәреләләр. Алар урман кисүдә эшлиләр», — диде Серегй Сидоров.

1997 елда без Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итеп, әлеге гаиләнең кая реабилитацияләнүе турында белешмә алдык. Анда гаилә башлыгының 1944 елның беренче кварталында вафат булуы күрсәтелгән иде. Ягъни без аның үлгән урынын да, датасын та төгәл белмибез. Әби 1960 елда Гремячинск шәһәрендә вафат була, аның балалары Василий белән Зоя да шунда җирләнә. Кызы Александра күптән түгел Санкт-Петербургта дөнья куйды, үзенең 98 яшенә кадәр нибары бер ай гына калган иде. Николай Ерак Көнчыгышта җирләнде», — дип сөйләде Сергей Григорьевич. 

Соңыннан чарада катнашучылар репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм хәтер шәмен кабыздылар.