420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Минзәләнең "Ак калфак" берләшмәсе әгъзалары үзләренең эшләрен республика күләмендә танытты. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!" — ди Минзәлә районы "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар. Татар Мөшегесе авылында иҗат итүче "Мөшеге чишмәләре" халык фольклор ансамбле һәм аның җитәкчесе Әлфия Әхмәтова гореф-гадәтләребезне саклап, яшь буынны тәрбияләп, үзләренең эшләрен республика күләмендә танытты.
Ансамбль Мәдәният министрлыгы үткәргән "Иң яхшы авыл мәдәният йорты" номинациясендә 3 урынны алып 200 000 сертификат белән бүләкләнде.