news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Россиядә коронавирус белән авыручылар саны декабрьгә кадәр артачак

«Гомумән коронавирус белән авыручыларның статистик дулкыны 5-6 ай дәвам итәчәк», — ди йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Йогышлы авырулар табибы Тимаков сүзләренчә, Россиядә COVID-19 дулкыны 5-6 ай дәвам итәчәк, күтәрелеш декабрьгә кадәр булачак.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, коронавирус белән авыру күтәрелеше декабрь урталарына яки ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Гомумән коронавирус белән авыручыларның статистик дулкыны 5-6 ай дәвам итәчәк», — ди  йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков.

Җомга көнне оперштаб хәбәр иткәнчә, Россиядә 19 июльдән COVID-19 белән авыручыларның 24 522 очрагы теркәлгән. Ил буенча пандемия башланганнан бирле барлыгы 7,5 миллион очрак билгеле.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100