news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия тәмнәре» бәйгесендә Татарстан ризыклары өчен тавыш биреп булачак

Бәйгедә татарча какланган үрдәк ите, кәҗә сөтеннән әзерләнгән Лаеш сыры, Татар Балы, Болгар үрдәк казысы, Казан үрдәге, татар казысы, каймак, катык, корт, бал, талкыш кәләвә, чәй, чәк-чәк һ.б . катнаша.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсы икенче тапкыр уздырыла. Быел Татарстаннан 17 предприятие катнаша, алар арасында ит продукциясе, милли тәм-томнар, сырлар һәм виноград эчемлекләре җитештерүчеләр дә бар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, ошаган бренд өчен 20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр  https://russiantastes.ru сайтында тавыш биреге була.

Бәйгедә татарча какланган үрдәк ите, Алабуга прәннеге, Алабуга квас эчемлеге, «Птичка Елабужская» конфеты, кәҗә сөтеннән әзерләнгән Лаеш сыры, Татарстан виноград эчемлеге, Татар Балы, Болгар үрдәк казысы, Казан үрдәге, татар казысы, каймак, катык, корт, бал, талкыш кәләвә, чәй һәм Казан чәк-чәге катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100