news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин татар баласы» рәсемнәр бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

Тавыш бирү 2021 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр «ШАЯН ТВ» сайтында дәвам итәчәк.

«Мин татар баласы» рәсемнәр бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үтүче «Мин татар баласы» республикакүләм рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенең тавыш бирү этабын игълан итә.

Барлыгы оештыру комитетына 260тан артык гариза килгән, икенче турга мәртәбәле жюри әгъзалары карары буенча 40 эш сайлап алынган.  

Хәзер исә җиңүчеләрне ачыклар өчен тамашачыларның тавышлары кирәк. 

Тавыш бирү 2021 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр «ШАЯН ТВ» сайтында дәвам итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot