news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда яңа чикләүләр кертергә җыеналар

«Чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин», — диде Марина Патяшина.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда, коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен, яңа чикләүләр кертеләчәген әйтте.

«Чикләүләр кертергә ниятлибез, бу хакта фикер алышабыз. Коронавирус белән еш авыручы кешеләрнең яшь төркемен ачыклагач, анализлап, киләсе атнада план төзербез», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин. «Тамашачылар концерт залына QR-код буенча керергә мөмкин, бу вариантны да карыйбыз. Әлегә фикер алышабыз», — дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot