news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш урамнарында өлкәннәргә чәчәкләр бүләк иттеләр

Олы яшьтәгеләр чәчәкләрне шатланып кабул итте.

Актаныш урамнарында өлкәннәргә чәчәкләр бүләк иттеләр
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 1 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Ләйсән Газизова). Өлкәннәр көне уңаеннан «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Актанышта яшәүче өлкәннәргә бәйрәм рухы бүләк итте. Алар урамда очраган апаларга яшьләр белән эшләүче белгечләр бәйрәм белән котлап, чәчәкләр тапшырды.

Олы яшьтәгеләр гөлләмәләрне сөенеч хисләре белән кабул итеп алды, изге теләкләргә рәхмәт белдерде.  


news_right_1
news_right_2
news_bot